"Трактор-Тагылма" профилактик операциясен үткәрү турында

2019 елның 31 мае, җомга

2019 елга эш планы һәм Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсе башлыгы боерыгы нигезендә 2019 елның 3 июненнән 28 июненә кадәр "Трактор-Тагылма" профилактик операциясе уздырыла. Операция вакытында үзйөрешле техниканың һәм тагылмаларның техник торышы, эксплуатацияләүгә рөхсәт ителгәнлеге, дәүләт теркәвенә алу билгеләренең дөрес урнаштырылышы, машина йөртүчедә тракторчы-машинист таныклыгы булу-булмавы тикшерелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International