Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов Ютазы муниципаль районында булды

2019 елның 31 мае, җомга

30 майда Марат Әхмәтов, язгы кыр эшләренең барышы белән танышу максатыннан, Ютазы муниципаль районында булды, ул кырларны карап, хуҗалык вәкилләре белән очрашты. Очрашуда район башлыгы Нуриев Р. М., хуҗалыклар һәм оешмалар җитәкчеләре, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе белгечләре, Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Ютазы муниципаль районы буенча башлыгы, фермерлар һәм авыл җирлекләре башлыклары катнашты. Эш сәфәре барышында Марат Әхмәтов шулай ук А.Ә. Вафауллин крестьян-фермер хуҗалыгының терлекчелек фермасында да булды, анда 700 артык эре мөгезле терлек бар. Әлеге хуҗалыкта 250 башка исәпләнгән яңа сыер абзары төзелә башлаган. Министр фермада терлекләрне ашату һәм асрау технологиясен югары бәяләде һәм районның интенсив терлекчелектәге киләчәген билгеләп үтте. Марат Әхмәтов районда язгы кыр эшләрен оештыруга уңай бәя бирде, халык белән булган проблемалар һәм аларны хәл итү юллары турында фикер алышты, авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләренә дәүләттән ярдәм чараларын гамәлгә ашыру һәм хуҗалык итүнең кече формаларын үстерү буенча актуаль сорауларга җавап бирде.

Назыйм Рәкыйпов – Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Ютазы муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International