Сабанчылар бәйгесе

2019 елның 31 мае, җомга

2019 елның 30 маенда Азнакай муниципаль районының Сарлы авыл җирлеге территориясендә сабанчылар бәйгесе узды. Конкурста районның АСК һәм КФХ хуҗалыкларыннан барлыгы 20 трактор катнашты. Конкурсның беренче этабы нәтиҗәләре буенча призлы урынны "Азнакай агрофирмасы" ҖЧҖ хуҗалыгы механизаторы алды. Конкурсның икенче этабы нәтиҗәләре буенча призлы урынны "Корбанов КФХ" хуҗалыгы механизаторы алды. Призлы урын алучыларга мактау грамоталары һәм кыйммәтле бүләкләр тапшырылды. Шулай ук районга эш визиты белән Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Әхмәтов Марат Готыф улы да килде. Очрашуда район башлыгы, хуҗалык һәм оешма җитәкчеләре, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе белгечләре, Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Азнакай муниципаль районы бүлеге башлыгы, фермерлар һәм авыл җирлекләре башлыклары катнашты.

Руслан Мәннаф улы – Азнакай шәһәре һәм Азнакай районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International