Кайбыч муниципаль районында терлек азыгы әзерләү техникасына смотр-конкурс

2019 елның 31 мае, җомга

2019 елның 30 маенда Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы боерыгы нигезендә Кайбыч муниципаль районының агросәнәгать комплексы оешмаларында 2019 елга әзерләнгән агрегатлар һәм азыксаклагычлар буенча азык әзерләү машиналарының әзерлегенә бәя бирелде.

 Хуҗалыкларда Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары О.В.Земсков, Татарстанның агробизнес кадрларын яңадан әзерләү институты каршындагы хезмәтне саклау Укыту-методик үзәге җитәкчесе Ф.Г.Әхмәтов, сөт җитештерү секторының, терлекчелек тармакларын үстерү бүлегенең әйдәүче киңәшчесе В.В.Зиннәтуллин, авыл хуҗалыгы идарәсе башлыгы Ф.Р.Басыйров, механикалаштыру буенча консультант Р.С.Тимергалиев, Дәүләт техник күзәтчелек бүлеге башлыгы М.Н.Серебряков, шулай ук хуҗалыклар җитәкчеләре һәм белгечләре катнашындагы күчмә комиссия эшләде.

 Азык әзерләү техникасы, машина-трактор парклары территорияләре карап чыгылды, хезмәтне саклау таләпләренең үтәлеше һәм механизаторлар белән тәэмин ителеш мәсьәләләре өйрәнелде.

 Конкурс нәтиҗәләре буенча комиссия авыл хуҗалыгы формированиеләренең әзерлек дәрәҗәсен 50 баллы система буенча бәяләде.

 Конкурс нәтиҗәләре буенча: беренче урын "А/ф Кубня" ҖЧҖ бирелде, гомуми балл – 48, икенче урында – "А/ф Подберезье" ҖЧҖ (гомуми балл: 43).

 

М.Н.Серебряков – Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Кайбыч муниципаль районы бүлеге башлыгы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International