30 май көнне Әтнә районында 2019 елга терлек азыгы әзерләү техникасын һәм азыксаклагычларны карау-кабул итү уздырылды. Комиссия составында: Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Н.Н.Хаҗипов, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе белгечләре И.Х.Габбасов, Р.М.Ногманов, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы М.Н.Гарипов, Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Әтнә районы бүлеге башлыгы Р.К.Сабиров катнашты, белгечләр машиналарның терлек азыгын уру, әйләндерү, җыештыру һәм транспортлау, сенаж тыгызлау өчен әзер булу-булмавын, техник хезмәт күрсәтү һәм техниканы ремонтлау системаларын, шулай ук силос-сенаж траншеялары һәм азыксаклагычлар әзерлеге тикшерелде. Комиссия хуҗалыкларның техник яктан җиһазландырылуының югары дәрәҗәдә булуын эшкә яхшы әзерләнүен билгеләп үтте, ә призлы урыннар Ленин исемендәге токымлы терлек АХҖК хуҗалыгына, "Шахтер" ҖЧҖ, "Таң" АХҖК бирелде.
Р.К.Сабиров – Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Әтнә муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.