30 май көнне Мөслим муниципаль районының агросәнәгать комплексы оешмалары арасында 2019 елга терлек азыгы әзерләү техникасының һәм азыксаклагычларның азык әзерләү буенча әзерлеген тикшерүгә багышланган конкурс узды. Конкурс комиссиясендә түбәндәгеләр катнашты: Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең бүлек башлыгы И.В.Әхмәтов, КДАУ доценты Г.В.Пикмуллин, Мөслим районы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Р.А.Вәлиев, Мөслим районы буенча дәүләт техник күзәтчелек бүлеге башлыгы Р.Р.Зарафетдинов, Мөслим районы авыл хуҗалыгы идарәсе белгечләре. Техниканың азык әзерләү буенча әзерлегенә, сенаж траншеяларын әзерләүгә, куркынычсызлык техникасы таләпләрен үтәүгә аерым игътибар бирелде. Конкурс йомгаклары буенча беренче урынны "Родные края-Туган як" агрофирмасы ҖЧҖ алды, икенче урында – "Август-Муслюм" ҖЧҖ, өченчедә – И.З.Исламов КФХ.
Рамил Зарафетдинов – Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Мөслим муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.