2019 елның 30 маенда Лениногорск муниципаль районының агросәнәгать комплексы оешмалары арасында азык әзерләү техникасының 2019 елгы кыр эшләрен уздыруга әзерлеге буенча смотр-конкурсы узды. Чарада катнаштылар: Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының механикалаштыру бүлегенең әйдәүче киңәшчесе И.Р.Гарипов, Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Терлекчелектә нәсел эше буенча баш дәүләт авыл хуҗалыгы идарәсе башлыгы урынбасары И.З.Фәрхуллин, Лениногорск районы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы И.А.Шәмәрданов, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең ПМО, дәүләт техник күзәтчелек, Россельхозцентр бүлекләре башлыклары, районның авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләре, белгечләре һәм механизаторлары. Техниканы бәяләү аның әзерлеген, куркынычсыз эксплуатацияләү таләпләренең үтәлешен, механизатор кадрлары белән тәэмин ителеш таләпләрен исәпкә алып башкарылды. Һәр техниканың әзерлеге двигательне эшләтеп җибәреп бәяләнде, ут, тавыш приборларының булуы һәм төзеклеге, механизаторларда шәхси саклану чаралары һәм машиналарда янгын сүндерү чаралары булу-булмавы тикшерелде. Бәяләү эшләре барышында шулай ук сенаж-силос траншеялары һәм терлек азыгы урыннарының әзерлеге исәпкә алынды. Смотр-конкурс үткәргәндә хезмәтне саклау, куркынычсызлык техникасы, янгын куркынычсызлыгы таләпләрен үтәүгә, хезмәт өчен түләү шартларына аерым игътибар бирелде.
Смотр-конкурс йомгаклары буенча "Лениногорск агрофирмасы" ҖЧҖ, "Ленин" ҖЧҖ һәм "Сатурн-Урал" ҖЧҖ оешмалары әзерлек буенча иң яхшылар дип танылды.
И.Н.Галимов – Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Лениногорск шәһәре һәм Лениногорск мунициципаль районы бүлеге башлыгы.