Апас муниципаль районында терлек азыгы әзерләү техникасының әзерлеге буенча конкурс

2019 елның 31 мае, җомга

2019 елның 30 маенда Апас муниципаль районында азык әзерләү техникасының кыр эшләренә әзерлеге буенча агросәнәгать комплексы оешмалары арасында конкурс узды. Комиссия составына түбәндәгеләр керде: Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы вәкилләре, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе, дәүләт техник күзәтчелек бүлеге белгечләре. Алар районның 8 авыл хуҗалыгы предприятиесендә булды. Комиссия азык җыю комбайннарының һәм терлек азыгы әзерләү техникасының кыр эшләренә әзерлеген, хезмәтне саклау таләпләре үтәлешен һәм үсемлекчелек буенча чараларның башкарылу-башкарылмавын тикшерде. Комиссия авыл хуҗалыгы формированиеләренең әзерлек дәрәҗәсен 50 баллы система буенча  бәяләде. Конкурс нәтиҗәләре буенча беренче урынны "Зөя" АХП" ҖЧҖ Әлмәндәр бүлекчәсе  алды, икенче урында – "Зөя" АХП" ҖЧҖ Горбунов бүлекчәсе, өченчедә – "Нур" АХП ҖЧҖ. 

Ирек Солтанбәков – Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Апас муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International