Тәтеш муниципаль районында физик затларга караган тракторларга һәм тагылмаларга техник карау уздырылды

2019 елның 31 мае, җомга

2019 елның 30 маенда, график буенча, Тәтеш муниципаль районының Бакырчы авыл җирлегендә үзйөрешле машиналарга һәм тагылмаларга техник карау уздырылды. Техник карауны оештыруда авыл җирлекләре башлыклары ярдәм итә. Карау өчен 15 берәмлек техника тәкъдим ителде, шуларның 12се техник карауны уңышлы узды, 2 берәмлеккә актлар төзелде. Трактор хуҗалары белән уртак файдалану юлларыннан хәрәкәт иткәндә куркынычсызлык техникасын үтәү һәм тәүлекнең караңгы вакытында эшләү турында әңгәмә үткәрелде.

 

Сергей Балантаев – Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Тәтеш шәһәре һәм Тәтеш мунициципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International