2019 елның 30 маенда Мөслим муниципаль районының "Татавтодор" АҖ филиалында тракторларга һәм махсус техникага техник карау уздырылды. Карап чыгуга 12 берәмлек техника тәкъдим ителде. Барлык техника да тиешле дәрәҗәдә әзерләнгән иде һәм барысы да техник карап чыгуны уңышлы узды.
Рамил Зарафетдинов – Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Мөслим муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.