2019 елның 29 маенда Тәтеш муниципаль районы авыл хуҗалыгы оешмаларында азык әзерләү техникасының һәм азыксаклагычларның әзерлеге буенча смотр-конкурс узды. "Татагрохим" ААҖ генераль директоры урынбасары И.М.Әфләтүнов, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы И.А.Садриев, Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең баш дәүләт инженер-инспекторы С.А.Балантаев, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе белгечләре катнашындагы комиссия районның 8 авыл хуҗалыгы берләшмәсендә булды һәм азык җыю техникасының әзерлек дәрәҗәсен, хезмәтне саклау таләпләренең үтәлешен һәм үсемлекчелек буенча башкарылган чараларны бәяләде.
Механизаторлар белән очрашу барышында хезмәтне саклауга, куркынычсызлык техникасын үтәүгә, хезмәт өчен түләүгә һәм терлек азыгы әзерләү чорында башкарылган эшләрнең сыйфатын һәм срокларын исәпкә алып, механизаторларны матди кызыксындыруга аерым игътибар бирелде.
Сергей Балантаев – Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Тәтеш шәһәре һәм Тәтеш мунициципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.