Азнакай муниципаль районында терлек азыгы җыю техникасының әзерлеге тикшерелде

2019 елның 31 мае, җомга

2019 елның 29 маенда Азнакай муниципаль районының агросәнәгать комплексы оешмалары арасында 2019 елга терлек азыгы әзерләү техникасының һәм азыксаклагычларның азык әзерләүгә әзерлеге буенча смотр-конкурс булып узды. Конкурста Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе белгечләре, Азнакай районы авыл хуҗалыгы идарәсе башлыгы М.В.Усманов, Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Азнакай шәһәре һәм Азнакай мунициципаль районы бүлеге башлыгы Р.М.Хөҗҗәтов, районның авыл хуҗалыгы идарәсе белгечләре катнашты. Техниканың азык әзерләү эшләренә әзерлегенә, сенаж траншеяларын (азыксаклагычлар) әзерләүгә, куркынычсызлык техникасын үтәүгә аерым игътибар бирелде. Районнарда техника һәм авыл хуҗалыгы машиналары паркы тузуга бәйле рәвештә терлек азыгы җыю комбайннарын вакытында әзерләү һәм сыйфатлы ремонтлау аеруча актуаль. Терлек азыгы әзерләү, урак – авыл хезмәтчәннәре өчен иң киеренке чор. Шуңа күрә азык әзерләү өчен барлык техника әзерлек сызыгында булырга тиеш, үзйөрешле азык җыю комбайннарының һәм үзйөрешле чапкычларның әзерлегенә аерым игътибар бирергә кирәк. Азык әзерләү техникасы, машина-трактор парклары территорияләре карап чыгылды, авыл хуҗалыгы эшләрен башкарганда механизаторлар белән тәэмин итү һәм хезмәтне саклауны тәэмин итү мәсьәләләре өйрәнелде.

Р. М. Хөҗҗәтов – бүлек башлыгы – Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Азнакай шәһәре һәм Азнакай мунициципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International