2019 елның 29 маенда Балтач муниципаль районында азык әзерләү техникасының һәм азыксаклагычларның 2019 елга азык әзерләүгә әзерлеген тикшерү-кабул итү узды. Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы вәкилләре, Балтач муниципаль районы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең бүлек башлыклары һәм баш белгечләре, Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Балтач районы буенча бүлеге башлыгы катнашындагы конкурс комиссиясе тәкъдим ителгән азык әзерләү техникасының торышын тикшерде. Смотр-конкурс барышында авыл хуҗалыгы машиналарын эксплуатацияләгәндә хезмәтне һәм куркынычсызлык техникасын саклау буенча өстәмә рәвештә инструктажлар үткәрелде, азык сыйфатына карата таләпләр җиткерелде. Конкурс нәтиҗәләре буенча беренче урынны "КЫЗЫЛ ЮЛ" АХҖК, икенче урынны "ТАТАРСТАН" АХП ҖЧҖ, өченче урынны "СУРНАЙ"ҖЧҖ алды.
Марат Габдрахманов – Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Балтач мунициципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.