Агымдагы елның 29 маенда Буа районында агросәнәгать комплексы хуҗалыклары арасында азык әзерләү техникасының әзерлеген тикшерү буенча республика конкурсын уздыру кысаларында Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары О.В.Земсков, "ТИПКА" өстәмә һөнәри белем бирү федераль дәүләт бюджет мәгариф учреждениесенең хезмәтне саклау буенча укыту-методик үзәге җитәкчесе Ф.Г.Әхмәтов, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының терлекчелекне үстерү бүлегенең әйдәүче киңәшчесе В.Х.Зиннәтуллин, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының район идарәсе башлыгы Р.Х.Габитов һәм Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең район бүлеге башлыгы Е.Г. Разбитнов катнашындагы Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы комиссиясе эшләде.
Конкурста районның 7 алдынгы авыл хуҗалыгы берләшмәләре катнашты. Конкурс шартлары буенча һәм җыелган баллар суммасы буенча алдынгы урыннарны "Авангард" ҖЧҖ, "Заря" ҖЧҖ һәм "Коммуна" ҖЧҖ хуҗалыклары алды.
Үткәрелгән конкурс нәтиҗәләре буенча тиешле беркетмә төзелде.
Е.Г.Разбитнов – Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Буа шәһәре һәм Буа муниципаль районы бүлеге башлыгы.