Теләче муниципаль районында азык җыю техникасының әзерлеге буенча конкурс

2019 елның 30 мае, пәнҗешәмбе

Агымдагы елның май ахырында Теләче муниципаль районы хуҗалыкларында техниканың әзерлек дәрәҗәсен күтәрү һәм теркәү эшләрен вакытында башкару максатларында азык җыю техникасына техник караулар уздырылды. Эш үзенчәлеген исәпкә алып, техник торыштан тыш, янгын куркынычсызлыгы мәсьәләсенә дә, ягъни техниканы янгын куркынычсызлыгы чаралары белән тәэмин итүгә дә аерым игътибар бирелде.

30 майда азык әзерләү техникасының 2019 елга азык әзерләү сезонына әзерлеге буенча конкурс булды. Техниканы түбәндәгеләр составындагы комиссия тикшерде: Татарстан Республикасы Үзйөрешле машиналар һәм башка төр техниканың техник торышына күзәтчелек идарәсе башлыгы Р.Р.Зыятдинов, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы урынбасары Ф.Г.Зиннәтов, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Р.Х.Низаметдинов, ПМО башлыгы И.Р.Баев һәм районның башка белгечләре.

Эш барышында комиссия техниканың торышын, куркынычсызлык һәм хезмәтне саклау таләпләре үтәлешен тикшерде. Конкурс нормативлары буенча әзерлек бәяләнде.

Нәтиҗәдә беренче урынны "Агролак" ҖЧҖ һәм "Алан" ҖЧҖ алды, икенче урында – "Игенче" ҖЧҖ, өченчедә – "Теләче Агро" ҖЧҖ.

 

Хәмит Нәзиров – Теләче муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International