Спас муниципаль районында авыл хуҗалыгы оешмалары арасында конкурс узды. Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының игенчелек тармакларын үстерү бүлеге башлыгы Ирек Садыйков, Казан дәүләт аграр университетының машиналарны эксплуатацияләү һәм җиһазлар кафедрасы мөдире Александр Матяшин, районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Дмитрий Савинов, Дәүләт техник күзәтчелек идарәсе башлыгы Илнур Батыршин һәм башка белгечләр составындагы махсус комиссия Александр Планин, Андрей Синисин, Юрий Семушкин, Сергей Юрков, Айсылу Мөхәммәтова хуҗалыкларында, "Авангард" АҖ һәм "ВЗП "Булгар" АҖ оешмаларында булды һәм техниканы карады.
Азык җыю техникасын карау барышында күп кенә уңай яклар, шулай ук якын арада бетерелергә тиешле кайбер җитешсезлекләр дә билгеләп үтелде. Хуҗалык җитәкчеләренә һәм белгечләренә азык әзерләү кампаниясе вакытында эшләрне тагын да төгәлрәк оештыру буенча кирәкле киңәшләр бирелде.
Конкурс нәтиҗәләре буенча: терлек азыгы җыю техникасының һәм азыксаклагычларның чираттагы сезонына әзерлек буенча беренче урын Александр Планин хуҗалыгына бирелде, икенче урын Сергей Юрков хуҗалыгына бирелде, өченче урында – Юрий Семушкин.
И.Ф.Батыршин – Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Болгар шәһәре һәм Спас районы бүлеге башлыгы.