Сарман муниципаль районында терлек азыгы әзерләү техникасы тикшерелде

2019 елның 30 мае, пәнҗешәмбе

2019 елның 28 маенда Сарман муниципаль районы агрофирмалары бүлекчәләрендә терлек азыгы җыю техникасына еллык техник карау уздырылды. Техник карау уздырганда руль идарәсенең һәм тормоз системасының, яктылык һәм тавыш сигнализациясенең төзеклегенә, шиннарның торышына, тизлек күчергеч эшләп торганда двигательнең туктап калуына, агрегатлардагы номерларның тапшырылган документларда күрсәтелгән мәгълүматларга туры килүен тикшерүгә, тракторчы-машинистр таныклыгы булу-булмавына махсус игътибар бирелә. Еллык техник карауга "Сарман агрофирмасы" ҖЧҖ, "Нөркәй агрофирмасы" ҖЧҖ, "Җәлил агрофирмасы" ҖЧҖ хуҗалыклары техника күрсәтте.

 

Альберт Сәлахов – Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Сарман муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International