2019 елның 28 маенда "Орсис-Агро" ҖЧҖдә терлек азыгы җыю техникасына техник карау уздырылды. Техник карау уздырганда руль идарәсенең һәм тормоз системасының, яктылык һәм тавыш сигнализациясенең төзеклегенә, шиннарның торышына, тизлек күчергеч эшләп торганда двигательнең туктап калуына, агрегатлардагы номерларның тапшырылган документларда күрсәтелгән мәгълүматларга туры килүен тикшерүгә, тракторчы-машинистр таныклыгы булу-булмавына махсус игътибар бирелә.
Р. Р. Мөниров – Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Түбән Кама шәһәре һәм Түбән Кама муниципаль районы бүлеге башлыгы.