Аксубай муниципаль районында азык җыю техникасының әзерлеге тикшерелде

2019 елның 30 мае, пәнҗешәмбе

Азык җыю техникасының һәм азыксаклагычларның 2019 елга терлек азыгы әзерләүгә әзерлеген түбәндәгеләр составында эшләгән комиссия тикшерде: Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы вәкиле И.Р.Сафин, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Р.М.Гатин, Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Аксубай муниципаль районы бүлеге башлыгы И.М.Бикмөхәммәтов.

Комиссия әгъзалары районның 6 хуҗалыгында, авыл хуҗалыгы оешмаларында булдылар, азык әзерләү техникасының бөтен комплексы – азык җыю комбайннары, үзйөрешле чапкычлар, яшел масса ташу өчен тагылма, пресслап җыйгыч машиналар һәм башка авыл хуҗалыгы машиналары карап чыктылар. Техниканы бәяләгәндә, шул исәптән көндезге һәм төнге вакытта гомуми файдалану юллары буенча техникада йөргәндә дә, куркынычсыз эксплуатацияләүне тәэмин итүгә басым ясалды. Эш йомгаклары буенча комиссия тарафыннан хуҗалыкларны бәяләү күрсәткечләрен теркәп беркетмә төзелде һәм призлы урыннар билгеләнде: беренче урынны "Аксубай" А/Ф ҖЧҖ алды, икенче урынны "Аксу Агро" ҖЧҖ яулады.

 

И.М.Бикмөхәммәтов – Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Аксубай муниципаль районы бүлеге башлыгы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International