2019 елның 28 маенда Яшел Үзән муниципаль районында азык әзерләү техникасының кыр эшләренә әзерлеге буенча агросәнәгать комплексы оешмалары арасында конкурс узды. Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы вәкилләре, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе, дәүләт техник күзәтчелеге бүлеге белгечләре составындагы комиссия районның 6 авыл хуҗалыгы предприятиесендә булды. Комиссия азык җыю комбайннарының һәм терлек азыгы әзерләү техникасының кыр эшләренә әзерлеген, хезмәтне саклау таләпләре үтәлешен һәм үсемлекчелек буенча чараларның башкарылу-башкарылмавын тикшерде. Комиссия авыл хуҗалыгы формированиеләренең әзерлек дәрәҗәсен 50 баллы система буенча бәяләде. Конкурс нәтиҗәләре буенча беренче урынны "ВЗП Заволжья" ҖЧҖ, икенче урынны "Тауиле" АХҖК, өченче урынны "Күгәй" АХҖК алды.
Мансур Мөхәммәтҗанов – Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Яшел Үзән шәһәре һәм Яшел Үзән мунициципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.