Питрәч муниципаль районында терлек азыгы җыю техникасының әзерлеге буенча конкурс

2019 елның 29 мае, чәршәмбе

Татарстан районнарында 2019 елга азык җыю эшләрен уздыруга әзерлек буенча агросәнәгать комплексы оешмалары арасында конкурслар бара. Питрәч муниципаль районында комиссия 5 авыл хуҗалыгы формированиесен тикшерде. Аның составында түбәндәгеләр катнашты: Татарстан Республикасы Үзйөрешле машиналар һәм башка төр техниканың техник торышына күзәтчелек идарәсе башлыгы Р.Р.Зыятдинов, Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының үсемлекчелек тармагын үстерү бүлеге башлыгы урынбасары Ф.Г.Зиннәтов, районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы И.Р.Сабиров, районның инженер-техник тәэминат бүлеге башлыгы В.И.Захаров, районның игенчелек буенча консультанты Г.С.Фәйзуллин һәм Дәүләт техник күзәтчелек бүлеге башлыгы В.В.Максимов. Белгечләр азык җыю комбайннарының, үзйөрешле һәм тагылма чапкычларның, печән әзерләү буенча машиналар комплексының әзерлеген, сенаж һәм силос саклагычларның әзерлеген, хуҗалыкларны үлчәү җиһазлары белән тәэмин итү торышын, кыр шартларында техник хезмәт күрсәтү һәм ремонт звеноларының булу-булмавын, инструктаж үткәрү чараларының үтәлешен һәм хезмәтне саклау һәм янгын куркынычсызлыгы таләпләренең үтәлүен бәяләде.
 Конкурс нәтиҗәләре буенча беренче урынны "Рацин Шали" ҖЧҖ алды, икенчедә –  "Ак Барс" ҖЧҖ.

 

В. В. Максимов – Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Питрәч муниципаль районы бүлеге башлыгы. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International