2019 елның 27 маенда Яңа Чишмә муниципаль районында азык әзерләү техникасының һәм азыксаклагычларның 2019 елгы азык әзерләүгә әзерлеген тикшерү-кабул итү чарасы булды. Составына Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы вәкилләре, Яңа Чишмә муниципаль районы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе бүлекләре башлыклары һәм баш белгечләре кергән конкурс комиссиясе, Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Яңа Чишмә районы бүлеге башлыгы, "Әлмәт" САС ФДБУ башлыгы "Кулон" а/ф, "Игенче" ҖЧҖ, "Агро-Основа" ҖЧҖ, Н.А.Скоков, М.И.Козлов крестьян-фермер хуҗалыкларыннан күрсәтелгән азык әзерләү техникасының торышын тикшерде. Смотр-конкурс барышында авыл хуҗалыгы машиналарын эксплуатацияләгәндә хезмәтне саклау һәм куркынычсызлык техникасы буенча өстәмә инструктажлар үткәрелде, азык сыйфатына карата таләпләр җиткерелде.
"Игенче" ҖЧҖ, "Агро-Основа" ҖЧҖ җитәкчеләре, инженер-техник персонал һәм механизаторлары техниканы яхшы әзерләгән иде.
Рәис Хисмәтуллин – Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Яңа Чишмә районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.