Ютазы муниципаль районында терлек азыгы җыю комбайннарына техник тикшерү уздырылды

2019 елның 29 мае, чәршәмбе

24 майдан башлап Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Ютазы муниципаль районы бүлеге районның авыл хуҗалыгы предприятиеләренең һәм крестьян-фермер хуҗалыкларының азык әзерләү техникасының әзерлеген тикшерә башлады. "Уңыш" ҖЧҖ һәм Тукай ис. ҖЧҖ 5 берәмлек күләмендә азык әзерләү техникасын техник карауга тәкъдим итте. Теркәлү документлары, машиналарның техник торышы, аларның куркынычсыз эксплуатацияләү таләпләренә туры килүе тикшерелде. Барлык комбайннар да янгын сүндерү чаралары (ут сүндергечләр, көрәкләр, ком, кошма һәм башка кирәк-яраклар), шулай ук медицина аптечкалары, жилетлар, саклагыч күннәр белән җиһазландырылган иде. Вак-төяк җитешсезлекләр шунда ук төзәтелде. Техник карау нәтиҗәләре буенча техник карау узу турында таныклыклар биреләчәк.

 

 Назыйм Рәкыйпов – Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Ютазы муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International