Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры М.Г.Әхмәтов Буа муниципаль районына эш визиты ясады

2019 елның 29 мае, чәршәмбе

Агымдагы елның 27 маенда Буа муниципаль районында эш визиты белән Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры М.Г.Әхмәтов булып китте. Очрашу "Буа-Алан" бәйрәм аланында узды, биредә ел саен Сабантуй бәйрәме уздырыла. Очрашуга авыл хуҗалыгы формированиеләре җитәкчеләре, крестьян-фермер хуҗалыклары башлыклары, районда АСК эшчәнлеге белән бәйле төрле хезмәтләр һәм ведомстволар җитәкчеләре һәм авыл җирлекләре башлыклары чакырылган иде. Беренче булып Буа муниципаль районы башлыгы М.А.Җәббаров чыгыш ясады, ул районның агросәнәгать комплексында реаль хәлне җентекләп чагылдырды һәм республика җитәкчелегенә авыл хуҗалыгы техникасы һәм нәселле эре мөгезле терлек сатып алуда район аграрийларына зур ярдәм күрсәткәннәре өчен рәхмәт белдерде.

М. Г. Әхмәтов терлекчелек һәм терлек азыгы әзерләү мәсьәләләренә җентекләп тукталды. Үзенең чыгышында ул узган елның тискәре мизгелләренә тукталды, алар Буа районының кайбер хуҗалыкларында азыкның өлешчә җитмәвенә китергән, шуңа күрә бу хәлне тагын бер кат анализлау һәм узган елгы хаталарга юл куймау турында таләп итте. Очрашу ахырында ул буалыларга язгы чәчү вакытында авыл хуҗалыгында ирешкән уңышлары өчен чын күңелдән рәхмәт белдерде һәм югары нәтиҗәләргә ирешүләрен теләде. 

 Е.Г.Разбитнов – Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Буа шәһәре һәм Буа муниципаль районы бүлеге башлыгы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International