Әтнә муниципаль районында терлек азыгы җыю техникасына техник карау уздырылды

2019 елның 28 мае, сишәмбе

Әтнә муниципаль районы аграрийлары алдында июнь аеның беренче декадасында күпьеллык үләннәрнең беренче катыннан сенаж салуны төгәлләү бурычы тора. Һава шартлары уңай торганда әлеге бурычны үтәве әллә ни катлаулы булмаячак: районда үзйөрешле МакДон чапкычлары – 15 берәмлек, КСУ – 11 берәмлек, "Ягуар" азык җыю комбайннары – 11 берәмлек, Дон-680 – 2 берәмлек, КВК-800 "Полесье" – – 2 берәмлек теркәлгән. Эшне вакытында, сыйфатлы һәм куркынычсыз башкару терлек азыгы әзерләүдә катнашучы үзйөрешле машиналарның әзерлегенә һәм техник яктан каралуына бәйле. 24 майга Әтнә районында техник карауга Фәйзи Галиев ис. АХҖК, Ленин исемендәге нәселле терлек заводы, "Шахтер" ҖЧҖ, "Кошар" АХҖК хуҗалыкларында терлек азыгы җыя торган техника техник карауга тапшырылды. Бу хуҗалыкларда барлыгы 15 берәмлек үзйөрешле техника техкарау узды һәм техник карау узу турында таныклык алачак.

Р.К.Сабиров – Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Әтнә муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International