Сарман муниципаль районында гражданнарның шәхси милкендәге тракторларга һәм тагылмаларга тикшерү уздырылды

2019 елның 28 мае, сишәмбе

20 майдан башлап, Сарман муниципаль районында гражданнарның шәхси милкендәге тракторларга, үзйөрешле машиналарга һәм тагылмаларга техник караулар уздырыла башлады. Мондый техник караулар 7 авыл җирлегендә узды. Тикшерүдә Карашай Саклау, Илексаз авыл җирлекләре гражданнары бик актив катнашты.

Техник карау уздырганда руль идарәсенең һәм тормоз системасының, яктылык һәм тавыш сигнализациясенең төзеклегенә, шиннарның торышына, тизлек күчергеч эшләп торганда двигательнең туктап калуына, агрегатлардагы номерларның тапшырылган документларда күрсәтелгән мәгълүматларга туры килүен тикшерүгә аерым игътибар бирелә.

Барлыгы 49 берәмлек үзйөрешле машина һәм тагылма техник карауга тәкъдим ителде.

Альберт Сәлахов – Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Сарман муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International