"Татнефть" кадрларны үзгәртеп әзерләү үзәге хосусый белем бирү учреждениесенең Лениногорск филиалы моточара йөртүчеләрне укытып чыгарды

2019 елның 27 мае, дүшәмбе

"Татнефть" кадрларны үзгәртеп әзерләү үзәге хосусый белем бирү учреждениесенең Лениногорск филиалы юлсызлыктан җилдерүче мототранспорт чараларын йөртүчеләрне әзерләп чыгарды. Агымдагы елның 23 маенда Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Лениногорск шәһәре һәм Лениногорск мунициципаль районы буенча дәүләт инженер-инспекторы укучылардан имтихан алды. Имтиханнарның теоретик өлеше учреждениенең уку кабинетында узды, биредә курсантлар имтихан билетларына җавап бирде. Гамәли өлештә сынау тапшыручыларның кардан-саздан йөрүче чарада йөрү күнекмәләре тикшерелде.

Сынау тапшырырга килгән 9 курсант арасыннан 8е имтиханнарны уңышлы тапшырды, алар материаллар дәүләт техник күзәтчелек бүлегенә тапшырылганнан соң АІ категорияле тракторчы-машина йөртүче таныклыгы алачак.

Кабат имтихан 7 көннән соң билгеләнде.

 

И.Н.Галимов – Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Лениногорск шәһәре һәм Лениногорск мунициципаль районы бүлеге башлыгы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International