Аксубай районында физик затларда еллык техник карау уздыруның аралык нәтиҗәләре

2019 елның 27 мае, дүшәмбе

Техник карау уздыру графигы нигезендә, Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Аксубай муниципаль районы бүлеге ел саен индивидуаль техникага техник караулар үткәрә. Техник карау барышында куркынычсызлык таләпләренә аерым игътибар бирелә: тормозларның, руль идарәсенең, ут приборларының, йөреш өлешенең, тавыш сигналының, тагылма иминият кушылмаларының төзеклеге, шулай ук теркәү күрсәткечләренә туры килүе, шоферда тиешле категория белән тракторчы-машинист таныклыгы булуы тикшерелә.  Урмандеево, Савруш һәм Сөнчәле авыл җирлекләрендә тракторлар һәм тагылмалар тиешенчә әзерләнгән һәм тикшерүне актив узды. Оешмаганлыкка бәйле рәвештә, ике авылда техник карауга әзерләү һәм бирү өчен өстәмә вакыт билгеләнде. Шәхси затларга караган тракторларга техник карау 2019 елның май ахырына кадәр дәвам итәчәк.

И.М.Бикмөхәммәтов – Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Аксубай муниципаль районы бүлеге башлыгы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International