26 май – Татарстан Республикасында Дәүләт техник күзәтчелек хезмәте оешкан көн!

2019 елның 24 мае, җомга

Хөрмәтле Дәүләт техник күзәтчелеге хезмәткәрләре, тармак ветераннары!

 Сезне Татарстан Республикасында Дәүләт техник күзәтчелек хезмәте оешуга 61 ел тулу уңаеннан чын күңелдән һөнәри бәйрәмегез белән котлыйбыз!

Күп еллар дәвамында безнең хезмәт кешеләрнең тормыш иминлеген һәм сәламәтлеген тәэмин итү буенча мөһим бурыч башкара. Белемнәрегез, эш тәҗрибәгез һәм югары дәрәҗәле профессиональлек Сезгә Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек хезмәте алдында торган бурычларны уңышлы хәл итү һәм күзәтчелектәге техникадан файдаланганда законлылык һәм тәртип тәэмин итү мөмкинлеген бирә.

Сезгә чын күңелдән ныклы сәламәтлек, уңышлар һәм иминлек, республика файдасына тотрыклы һәм нәтиҗәле эш телибез. Якыннарыгызның хөрмәте һәм мәхәббәте сезгә шатлык бүләк итсен һәм яңа казанышларга рухландырсын!

Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсе коллективы

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International