2019 елның 23 маенда Әлки муниципаль районында Кәчи һәм Түбән Әлки авыл җирлекләрендә – Түбән Колчурино һәм Түбән Әлки торак пунктында хосусый техникага техник карау уздырылды. Техник карап чыгуга 39 берәмлек техника тәкъдим ителде, шуларның 38 берәмлеге тикшерүне уңышлы узды, калганнарына актлар язылды. Җитешсезлекләрне бетергәннән соң, техникага өстәмә карау үткәреләчәк.
А.Н.Петухов – Әлки муниципаль районының дәүләт техник күзәтчелек идарәсе башлыгы.
