Лениногорск муниципаль районында физик затлар карамагында булган тракторлар һәм тагылмалар карап чыгылды

2019 елның 24 мае, җомга

Лениногорск муниципаль районы авыл җирлекләрендә, расланган эш планы нигезендә, дәүләт техник күзәтчелек бүлеге тарафыннан агымдагы елның 13 маеннан 22 маена кадәр физик затларга караган техникага еллык техник караулар уздырылды.

Техник карап чыгу барышында техникага документлар, документларда күрсәтелгән номер агрегатларының туры килүе, тракторчы-машинист таныклыгы, ОСАГО полисы булу, шулай ук машиналарның һәм тагылмаларның техник торышының куркынычсыз эксплуатацияләү һәм әйләнә-тирә мохитне саклау таләпләренә туры килүе бәяләнә.

Уздырылган техник карау нәтиҗәләре буенча трактор һәм тагылма хуҗаларына техник карау узу турында таныклыклар бирелә, җитешсезлекләре булганнарына техник карау актлары рәсмиләштерелә һәм кабат карау даталары билгеләнә.

Яңа Иштирәк, Түбән Чыршылы, Иске Куак, Кирлегәч, Куакбаш, Ормышлы һәм Туктар Урдаласы авыл җирлекләрендә техника күрсәтүдә зур активлык күзәтелә. Әлеге чарага Кармалка һәм Федотовка авыл җирлекләрендәге тракторларның хуҗалары җаваплы карамаган.

 

И.Н.Галимов – Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Лениногорск шәһәре һәм Лениногорск мунициципаль районы бүлеге башлыгы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International