Татарстан студенты "Авыл хуҗалыгы машиналарын эксплуатацияләү" компетенциясе буенча WorldSkills Russia чемпионатында җиңүче булды

2019 елның 23 мае, пәнҗешәмбе

Игенчеләр сараенда "Яшь профессионаллар (WorldSkills Russia)" VII илкүләм чемпионатында "Авыл хуҗалыгы машиналарын эксплуатацияләү" компетенциясендә җиңүчеләрне котлау тантанасы булды, әлеге ярышлар Ростов өлкәсенең Качкан поселогында агымдагы елның апрель аенда узган иде. Чарага ярышларда уңышка ирешкән Сарман аграр көллияте студентлары һәм аларның остазлары – көллият укытучылары, шулай ук Казан дәүләт аграр университеты галимнәре чакырылган иде. Сарман аграр көллиятенең 4нче курс студенты Азат Тимербаев "Аавыл хуҗалыгы машиналарын эксплуатацияләү" компетенциясендә "Яшь профессионаллар (WorldSkills Russia)" VII илкүләм чемпионатында җиңүче булды. WorldSkills Russia чемпионатында җиңүче Азат Тимербаев сөйләгәнчә, чемпионат ярышлары 25 апрельдә Ростов өлкәсендә узган, аларда 50 артык бала катнашкан. "Биремнәр җиңел булмады: CLAAS AXION 820 тракторына диагностика уздыру, МТЗ – 92П экскаваторын көйләү, клапаннарны көйләү һәм МТЗ-1523 кабызу системасын җайга салу. Җиңү яулавыма һәм беренче урын алуым өчен мин бик шат. Укытучыларыма чемпионатка әзерләнүдә ярдәм итүләре өчен рәхмәтлемен", - ди Азат Тимербаев.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International