"Татнефть" кадрларны үзгәртеп әзерләү үзәге хосусый белем бирү учреждениесенең Азнакай филиалы моточара йөртүчеләрне укытып чыгарды

2019 елның 22 мае, чәршәмбе

Агымдагы елның 22 маенда "Татнефть" кадрларны үзгәртеп әзерләү үзәге хосусый белем бирү учреждениесенең Азнакай филиалында "А1" категориясе буенча тракторчы-машинист таныклыгы алуга имтиханнар уздырылды. Имтиханнарга 28 кеше кертелде. Сынауның беренче теория өлешен 28 кандидат уңышлы тапшырды һәм гамәли имтихан өлешенә кертелде. Гамәли сынауны 28 кеше уңышлы тапшырды. Аларга тракторчы-машинист таныклыгы биреләчәк, шуның белән алар төрле юлдан җилдерүче мототранспорт чаралары белән идарә итү хокукына ия булачак.

Руслан Хөҗҗәтов – Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Азнакай шәһәре һәм Азнакай мунициципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International