20 майдан башлап Актаныш муниципаль районы буенча дәүләт техник күзәтчелек бүлеге районның авыл хуҗалыгы предприятиеләренең азык әзерләү техникасының әзерлеген тикшерә башлады. Үзйөрешле азык җыю комбайннары һәм ургычлар белән беррәттән, шулай ук печән әзерләү машиналарының да бөтен комплексы тәкъдим ителде: чапкычлар, тырмалар, тыгызлап җыйгычлар һәм рулон ташу арбалары. Карау техниканы куркынычсыз эксплуатацияләү таләпләрен үтәү максатыннан уздырылды. Әлеге чарага "Чишмә" ҖЧҖ, "Саф" ҖЧҖ, "Ташкын" ҖЧҖ һәм "Башак" ҖЧҖ хуҗалыклары җаваплы караган, алар терлек азыгы әзерләү техникасын тиешле дәрәҗәдә әзерләгән һәм техник карауны уңышлы узды.
И.М.Хәкимов – Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Актаныш муниципаль районы бүлеге башлыгы.