Биектау муниципаль районында физик затларга караган үзйөрешле машиналар һәм тагылмалар тикшерү узды

2019 елның 14 мае, сишәмбе

Техник карау уздыруның расланган графигы нигезендә, 2019 елның 13 маенда Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Биектау муниципаль районы бүлеге тарафыннан Казаклар авыл җирлегендә физик затларга караган үзйөрешле машиналарга һәм аларга тагылмаларга техник карау уздырылды. Карап чыгуга 16 берәмлек үзйөрешле машина тәкъдим ителде. Карау нәтиҗәләре буенча 14 берәмлеккә техник карау турында таныклык бирелде, 2 берәмлеккә, ачыкланган техник җитешсезлекләрне күрсәтеп, техник карау актлары төзелде.

 

 

Рәшит Гарипов – Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Биектау муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International