2019 елга расланган график нигезендә Яңа Чишмә муниципаль районында физик затларга караган үзйөрешле машиналарга, тракторларга һәм тагылмаларга еллык техник карау уздырыла.
2019 елга физик затларга караган үзйөрешле машиналарга һәм тагылмаларга техник карау уздыру графигы нигезендә Яңа Чишмә муниципаль районының Әҗәй, Шахмай, Акбур, Буревестник авыл җирлекләрендә еллык техник караулар уздырылды.
Техник тикшерү барышында тиешле категориядәге тракторчы-машинист таныклыклары, теркәү документлары, ОСАГО таныклыгы булу-булмавы тикшерелде. Техник караулар техник чаралар кулланып үткәрелде.
Шахмай һәм Әҗәй авыл җирлекләрендәге трактор һәм тагылма хуҗалары тикшерүгә тиешле рәвештә әзерләнгән иде.
Шәхси затлар карамагында булган тракторларга техник караулар 2019 елның май ахырына кадәр дәвам итәчәк.
Рәис Хисмәтуллин – Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Яңа Чишмә муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.