"Татавтодор" АҖ Югары Ослан участогында техник карау уздырылды

2019 елның 14 мае, сишәмбе

2019 елга "Үзйөрешле машиналарга һәм тагылмаларга техник карау уздыру графигы" нигезендә "Татавтодор" АҖ Апас филиалы Югары Ослан участогында тракторларга һәм махсус техникага техник карау уздырылды. Карап чыгуга 14 берәмлек техника тәкъдим ителде, шуларның 12се тикшерүне уңышлы узды. 2 берәмлеккә техник карау актлары төзелде.

Дмитрий Сибгатуллин – Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Югары Ослан муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International