2019 елга "Үзйөрешле машиналарга һәм тагылмаларга техник карау уздыру графигы" нигезендә Питрәч районында физик затларда теркәлгән тракторларга,үзйөрешле машиналарга һәм тагылмаларга карата техник тикшерү уздырыла.
Техник карау Чыты авыл җирлегендә һәм Иске Йорт авылында үткәрелде. Техник карау диагностик приборлар – төтен һәм люфтомер ярдәмендә үткәрелде. Техник карау нәтиҗәләре буенча: техника әзерләү буенча ачыкланган бозулар өчен бер физик затка, ачыкланган техник җитешсезлекләрне күрсәтеп, техник карау турында күрсәтмә һәм икесенә техник карау актлары бирелде. Тракторларны, үзйөрешле машиналарны һәм тагылмаларны куркынычсыз эксплуатацияләү кагыйдәләре буенча механизаторлар белән әңгәмә үткәрелде.
В.В.Максимов – Питрәч муниципаль районы буенча дәүләт техник күзәтчелек идарәсе башлыгы.