Әлки муниципаль районының Колчурин авыл җирлегендә хосусый техника тикшерелде

2019 елның 14 мае, сишәмбе

Әлки муниципаль районының Колчурин авыл җирлегенә караган шәхси техникага техник карау уздырылды. Техник карап чыгуга 23 берәмлек техника тәкъдим ителде, шуларның 20 берәмлеге тикшерүне уңышлы узды, ә сынауны узмаган техникага, ачыкланган җитешсезлекләрне күрсәтеп, техник карап чыгу актлары теркәлде. Җитешсезлекләрне бетергәннән соң, техникага өстәмә карау үткәреләчәк.

 

А.Н.Петухов – Әлки муниципаль районының дәүләт техник күзәтчелек идарәсе башлыгы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International