Агымдагы елның 8 маенда, эш графигы нигезендә, "Яшел Үзән механика көллияте" ДАҺБУ базасында "В, С, Д, Е" категориясендәге тракторчы-машинист таныклыгы алуга имтиханнар узды. Гариза бирүчеләр арасыннан 24 студент арасыннан имтиханнарга 20се кертелде. Теория һәм гамәли имтиханны беренче тапкырдан ук 12 студент тапшырды, алар якын арада тракторчы-машинист таныклыгын алачак. Кабат имтиханнар җиде көннән соң булачак.
Мансур Мөхәммәтҗанов – Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Яшел Үзән шәһәре һәм Яшел Үзән мунициципаль районы буенча илавный дәүләт инженер-инспекторы.