Әгерҗе муниципаль районында физик затларга караган үзйөрешле машиналарга һәм тагылмаларга техник карау уздыру

2019 елның 8 мае, чәршәмбе

Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең 2018 елның 7 декабрендәге 01-05/333-пр номерлы боерыгы нигезендә һәм 2019 елда Дәүләт техник күзәтчелек идарәсе башлыгы тарафыннан расланган физик затларга караган үзйөрешле машиналарга һәм тагылмаларга техник карау уздыру графигына туры китереп, 2019 елның 6 маенда Әгерҗе районында авыл җирлекләрендә техника карау эше башланды. Беренчеләрдән булып Уразай, Салагыш һәм Кырынды авылларында техник караулар узды. Әлеге эшләрне оештыруда авыл җирлекләре җитәкчеләре дә актив катнаша.

 

Камил Гыймазов – Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Әгерҗе муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International