Очкыч ярдәмендә Алабуга муниципаль районы кырларын карап узганнан соң, министр Мамадыш муниципаль районы авыл хуҗалыгы оешмалары җитәкчеләре һәм авыл җирлекләре башлыклары белән очрашты. "Продпрограмма" АСК ҖЧҖ хуҗалыгы кырында узган семинарда авыл хуҗалыгы министры Марат Әхмәтов, министр урынбасары Ришат Хәбипов, район башлыгы Анатолий Иванов, Менделеевск муниципаль районы башлыгы Валерий Чершинцев, районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Ильяс Габдрахманов, авыл хуҗалыгы идарәсе белгечләре, Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Мамадыш муниципаль районы бүлеге башлыгы Илнур Сафин һәм башкалар катнашты.
Чәчү кампаниясенең барышы турында район башлыгы Анатолий Иванов сөйләде. "Проблемалар юк, – диде ул. – Быел кырларга 280 берәмлек техника җәлеп ителде, механизаторларның эше ике сменада оештырылды. Төп бурыч – чәчүне оптималь срокларда тәмамлау". Марат Әхмәтов язгы кыр эшләренең барышын уңай бәяләде.
"Эш тиешле дәрәҗәдә оештырылган, уҗымнарның да торышы сөендерә, минераль ашламалар җитәрлек күләмдә алынган. Мондый әзерлек яхшы нәтиҗә вәгъдә итә", – диде Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры.
Очрашу барышында республиканың авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләренә дәүләт ярдәме чараларын гамәлгә ашыру, хуҗалык итүнең кече рәвешләрен үстерү мәсьәләләре буенча фикер алыштылар. Марат Әхмәтов авыл хуҗалыгы оешмалары җитәкчеләренең күпсанлы сорауларына җавап бирде. Авыл кешеләре белән саубуллашканда, ул язгы кыр эшләрен оештыруга уңай бәя бирде һәм аларга уңайлы һава шартлары һәм мул уңыш теләде.
Илнур Сафин – бүлек җитәкчесе – Мамадыш шәһәре һәм Мамадыш муниципаль районы баш дәүләт инженер-инспекторы.