Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсе коллективы Сезне Җиңү бәйрәме белән котлый!
1945 елның 9 мае – россиялеләрнең барлык буыннары өчен изге дата, ул халкыбызның тиңдәшсез каһарманлыгы һәм бердәмлеге, Ватанга тугрылык символына әверелде.
Бу көнне без сугыш кырларында ятып калган, тылда фидакарьләрчә эшләгән, сугыштан соңгы елларда илне күтәргән һәм бүгенге көндә арабызда булмаган сугышчыларны искә алабыз. Вакыт, яшәгән саен, гомерне аямый. Җиңүчеләр буыны, сезнең алда түбәнчелек белән баш иябез! Үзегезнең хәрби, тырыш, граждани батырлыгыгыз белән Сез Җиңүне дөнья тарихына теркәдегез!
Чын күңелдән сәламәтлек, якты, озын һәм тыныч гомер көннәре, якыннарыгызның күңел җылысын, игътибарын һәм кайгыртуын телибез! Тынычлык, бәхет һәм иминлек сезгә!
Җиңү Көне белән!
Татарстан Республикасы
Дәүләт техник күзәтчелек идарәсе коллективы