Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Чүпрәле муниципаль районы бүлеге тарафыннан 2019 елның 5 маенда Звезда авыл җирлегендә шәхси хуҗалар карамагындагы тракторларга һәм тагылмаларга техник карау уздырылды. Барлыгы 32 берәмлек техника тәкъдим ителгән иде. 28 берәмлек техника тикшерү узды, 4 техник карау акты төзелде, ачыкланган җитешсезлекләрне бетерү буенча күрсәтмәләр бирелде.
Техник тикшерү нәтиҗәләре буенча анализ үткәрелде. Шулай ук габаритсыз транспорт чараларын куркынычсыз эксплуатацияләү һәм авыл хуҗалыгы машиналары комплексында тракторларда имин эшләү кагыйдәләре дә каралды.
Илдар Шәйхатдаров – Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Чүпрәле муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.