Авыл җирлекләрендә шәхси затларга караган тракторларга һәм тагылмаларга техник караулар дәвам итә. Соңгы атнада Актаныш муниципаль районының Күҗәкә, Иске Байсар, Югары Яхшый һәм Чалманарат авыл җирлекләрендә техник караулар уздырылды.
100 берәмлек техника каралды. "Корыч ат" хуҗаларының күбесе техниканы әзерләүгә намуслы караган һәм аерым шелтәләр булмады.
И.М.Хәкимов – Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Актаныш муниципаль районы бүлеге башлыгы.