Азнакай муниципаль районы "Татнефтедор" АЮИ техника каралды

2019 елның 7 мае, сишәмбе

6 майда, алдан расланган график нигезендә, Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Азнакай муниципаль районы бүлеге тарафыннан "Татнефтедор" автомобиль юллары идарәсендә үзйөрешле техникага техник карау уздырылды. Техник карап чыгуга 54 берәмлек техника тәкъдим ителде. Техник карау барышында тракторларның һәм тагылмаларның куркынычсыз һәм авариясез эксплуатацияләүгә техник ярашлылыгы тикшерелде. Тракторлар һәм юл-төзелеш техникасы янгын сүндерү чаралары, медицина аптечкалары, авария хәлендәге тукталыш билгеләре һәм тәгәрәп китүгә каршы терәкләр белән комплектланган. Барлык техника да техник карау узды.

 

Р.М.Хөҗҗәтов – бүлек башлыгы – Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Азнакай шәһәре һәм Азнакай мунициципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International