Чистай муниципаль районында физик затларга караган үзйөрешле машиналарга һәм тагылмаларга техник карау уздырылды

2019 елның 7 мае, сишәмбе

2019 елның 6 маенда, график нигезендә, Чистай районының муниципаль авыл җирлекләрендә физик затларга караган үзйөрешле машиналарга һәм тагылмаларга техник карау уздыру буенча инструменталь контроль чаралары уздырылды. Татар Сарсазы, Иске Роман, Каргалы авыл җирлекләре башлыклары катнашында Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Чистай шәһәре һәм Чистай муниципаль районы бүлеге башлыгы Сергей Дудин тарафыннан авыл халкының шәхси кулланыштагы авыл хуҗалыгы техникасына һәм тагылмаларына техник карау уздырылды. Техник карау барышында үзйөрешле машиналарны эксплуатацияләү, тракторчы-машинистларны укыту, таныклыклар алу һәм үзйөрешле машиналар белән идарә итү хокукына категория алуга кагылышлы сораулар бирелде.  Дәүләт техник күзәтчелек эше буенча шикаятьләр һәм гаризалар килмәде.

С.М.Дудин – Чистай ш. һәм Чистай муниципаль районы буенча дәүләт техник күзәтчелек бүлеге башлыгы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International