2019 елның 30 апрелендә "Татавтодор" АҖ Чүпрәле филиалында юл-төзелеш техникасына техник карау уздырылды. Техник карап чыгуга 24 берәмлек техника тәкъдим ителде. Техниканың әзерлеге яхшы дәрәҗәдә иде. Техкарау вакытында үзйөрешле машина йөртү таныклыгының булуы һәм тракторчы-машинист таныклыгындагы категорияләрнең үзйөрешле машина йөртүгә туры килүе, юлларда куркынычсызлык тәэмин итүче узеллар һәм механизмнар тикшерлде: тормоз системалары, руль идарәсе, тышкы яктылык приборлары, йөреш өлеше, махсус ут приборларның төзеклеге (утлы маякчыклар) һәм башка конструкция элементлары каралды. Шулай ук үзйөрешле машиналарның янгын сүндергечләр, медицина аптечкасы, аварияле тукталыш билгесе, тәгәрәп китүгә каршы терәкләр белән комплектланышы тикшерелде. Техник тикшерү нәтиҗәләре буенча техника әзерләүгә анализ үткәрелде. Автомобиль юлларын ремонтлау һәм аларга хезмәт күрсәтү вакытында юл-төзелеш техникасын куркынычсыз эксплуатацияләү мәсьәләләре каралды. 22 берәмлек техника техник карау узды, ике техник карау акты төзелде һәм ачыкланган җитешсезлекләрне бетерү турында күрсәтмә бирелде.
Илдар Шәйхатдаров – Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Чүпрәле муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.