Агымдагы елның 30 апрелендә Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Түбән Кама шәһәре һәм Түбән Кама муниципаль районы бүлегендә A-II категорияле тракторчы-машина йөртүче таныклыгы алуга имтиханнар уздырылды. Имтиханнарны Зәй шәһәре дәүләт техник күзәтчелек бүлеге башлыгы Гончаров В. Г. кабул итте.
Имтиханга "РУЦПК" өстәмә һөнәри белем бирүче хосусый мәгариф оешмасында белем алган 5 кеше кертелде. Имтихан бирүчеләрнең барысы да имтиханнарны уңышлы тапшырды.
В.Г.Гончаров – Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Зәй шәһәре һәм Зәй муниципаль районы бүлеге башлыгы.
