2019 елның 27 апрелендә, расланган график нигезендә, "ТАТАВТОДОР" АҖ Саба филиалының "Кукморский" юл-ремонт төзелеш идарәсе хуҗалыгында техник карау уздырылды. Техник карап чыгуга 18 берәмлек техника тәкъдим ителде. Бер тагылмада тышкы яктылык приборларының төзек булмавы ачыкланды. Якын арада 17 берәмлек техникага техник карау узу турында таныклыклар биреләчәк, ә бер берәмлеккә, ачыкланган техник җитешсезлекләрне күрсәтеп, техник карау акты төзелде.
Алмаз Вәлиев – Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Кукмара муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.